Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

"Мәдәни көндәлек"аша мәдәният дөньясына.

Республикабызның һәр мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары кулларына "Укучының мәдәни көндәлеге"исемле кызыклы һәм эчтәлекле китапчыклар алды.Бүген безнең мәктәптә дә "Мәдәни көндәлек аша мәдәният дөньясына" дигән мәдәният дәресе үткәрелде.Барлыгы 24 укучыга әлеге көндәлек өләшенде.Көндәлекләр беренче тапкыр 2014-2015 уку еллында куллана башланган иде,бу республиканың уникаль табышы,чөнки кече яшьтәге балаларны китапханә, театр,музейларга йөрүгә юл ачты.Көндәлекнең беренче максаты балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру,укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету тора.Проектны тагын да кызыклы итү өчен махсус социаль челтәр дә булдырылды.Махсус сайтта балалар театр-музейларда,кинода ,күңел ачу урыннарында ясаган сәяхәтләрдән соң фотоларнын куялар,уй-фикерләре белән уртаклашалар.Әти-әниләр өчен конкурслар,бәйгеләр дә оештырыла,Чара барышында быелгы көндәлекнең эчтәлеге белән таныштыру булды  һәм үткәрелүче бәйгеләрдә актив катнашырга чакырылды.Авыл китапханәсенең әйдәп баручы методисты мәктәп күләмендә уку елы беткәндә "Минем мәдәни тормышым" дип исемләнгән инша-бәйгесе Һәм "Иң яхшы мәдәни көндәлек"дигән күргәзмә уздырырга тәкъдим итте.