Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

“ Беслан фаҗигасе безнең йөрәктә”

Районда 3 сентябрь көнне Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан Кошман китапха-нәсендә дә мәктәп укучылары белән "Беслан фаҗигасе безнең йөрәктә" дигән слайд-презентация күрсәтелде.Чара барашында 12 ел элек Төньяк Осетиядә булган коточкыч трагедия искә алынды,терроризм һәм экстремизм хакында сөйләшү булды.2004нче елның 1 нче сентябрендә боевиклар тантаналы линейка вакытында Бесландагы мәктәптә һөҗүм итәләр һәм мина куелган бинада 1100 кешене ике көннән артык газаплыйлар.Ике көннән уку йорты бинасы штурм белән алынып,күпчелек тоткыннар азат ителде.Әмма шуларның 334.шул исәптән 186сы балалар һәлак булдылар.Слайд-презентация күрсәткәндә балаларга нәрсә соң ул терроризм һәм экстремизм?, террористларны ничегрәк күзаллыйсыз дигән сораулар бирелде.Яшь буын экстремизм һәи терроризм гына түгел,ә толерантлык турындагы төшенчеләр белән дә таныштылар.Бесландагы кебек фаҗигалар башка кабатланмасын иде дигән фикерләр белән саубулаштык.Китапханәдә "Чума ХХI века" дигән күргәзмә эшли.