Кичке уен
Китапханә һәм клуб белән берлектә Афанасьевка авылында кичке уен үткәрелде. Ул элек-электән татар халкының күркәм йолаларыннан санала. Бәйрәм киче уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барды. Йомырка кабып, сулы чиләк белән йөгерү, чүлмәк вату уеннарында халык актив катнашты. Кайнар коймак белән сыйланды