Чутеевская сельская библиотека - филиал № 24

"Зариф Бәшири - Чүтинең горурлыгы"

Зариф Бәшири – Чүтинең горурлыгы

 

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган

Тартыш белән үткән көннәрең.

Шуңа ахры, искә алынмыйча.

Үткә синең туган көннәрең.

Чүтидә туып үскән Зариф Бәшири 1888-1962 елларда яшәгән.

Тормышның ачы җилләре аны да өлешсез калдырмаган. Гөнаһсызга тоткында булу, шул елларда гаиләсе таркалу, ялгыз картлык – барысын да кичерергә туры килгән аңа.

Зариф Бәшири – безнең үткәнебез. Ул 44 повесть, бик күп шигырьләр һәм кыска хикәяләр язып калдырган. Ләкин, кызганычка каршы, аның безнең якларга багышлап язылган “Чуваш кызы Әнисә”, “Замандашларым белән очрашулар” исемле китаплары һәм берничә кечкенә хикәяләре генә килеп җиткән. Бу китаплардагы вакыйгалар үзебезнең Чүти авыл халкының тормышыннан алынган.

Чүти авыл китапханәсендә Зариф Бәширинең 130 еллыгы уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Кичәгә район үзәгеннән һәм авыллардан китапханәчеләр килде.

Бәйрәмдә Зариф Бәширинең тормыш юлы белән  китапханәче Фәридә Низамутдинова таныштырып үтте. 5нче сыйныф укучылары Зариф аганың шигырьләрен сөйләделәр.

Зариф Бәшири чорында да халыкның үз гореф-гадәтләре, йолалары булган. “Чүти мишәрләре” фольлор коллективы кичке уеннан элекке җырларны, биюләрне бик оста башкардылар.

1нче сыйныф укучылары Сунгатуллина Диләрә белән Шараков Илназ гармун һәм курайда уйнадылар. 

Кичәбез чәй табыны  янында тәмамланды.

Килүче кунакларга һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм.

Тирән безнең Гөбенә,

Вак таш җәйгән төбенә.

Суы йомшак, саф, тонык

Энә төшсә күренә.