"Туган ягым әдибе"
5 май көнне авылдашыбыз, язучы, прозаик Зариф Бәширинең туган көне уңаеннан, мәдәният мөдире Гөлүсә Гилфанова белән беолектә, әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә 6 сыйныф укучылары чыгыш ясады.
Кичә Зариф аганың тормыш юлы истәлекләре белән башланды. Укучылар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә бик күңелле үтте.