Чутеевская сельская библиотека - филиал № 24

"Тукай - безнең күңелләрдә"

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Кичәгә Чүти "Буратино" балалар бакчасыннан, безнең кечкенә укучыларыбыз кунакка килделәр. 

Иң беренче чиратта алар үзләре белән алып килгән Тукай җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр. Алар хәтта Тукай әкиятләренә рәсемнәр дә төшереп килгәннәр. 
Габдулла Тукайның әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Соңыннан балаларга бүләкләр тапшырдык, алар бик шатландылар. Кичә барлык кунакларга да ошады.