Старочечкабская сельская библиотека - филиал № 20

"Кичке уен"

Халкыбызның борынгыдан мирас булып килгән җырларын, матур биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буыннарга җиткерү максатында  Кайбычтагы « Кичке уенда» катнаштык.

 Быел ул тагын да киңрәк масштабта узды. Район мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган кичке уенга, күрше Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылыннан һәм Марий Элның Йошкар-Ола шәһәреннән дә фольклор коллективлары килеп, яңартылган Сабантуй мәйданы сәхнәсендә чыгыш ясады. 
Үзебезнең фольклор коллективлары да бәйрәмне ямьләндерде. Татар эстрадасы артисты Ринат Рәхмәтуллинның кичке уенда чыгыш ясады.Мәйданнан читтә авыл җирлекләре хезмәткәрләре теләгән һәр кешене коймак һәм чәй белән сыйлады. Кичке уеннан бик күңелле үтте.