"Кичке уен"
Үзебезнең җыр-моңга бай Чәчкаблылар тарафыннан әзерләнгән "Кичке уен "кичәсе булып үтте. Авыл халкы кичәдә барлык кайгыларын, мәшәкатьләрен онытып, күңел ачып, җырлап , рухи ял алдылар.
Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уенда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормады. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйнатылды. "Ак калфак" фольклер ансабль коллективы чыгыш ясады.Кайнар коймаклар белән чәйләр эчтек.