Муралинская сельская библиотека - филиал № 16

Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык

8 май көнне Мөрәле мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәмне авылыбызның имам хатибы Галим абый Гыйбадуллин ачып җибәрде.Кайбыч муниципаль районы башлыгы җитәкчесенең урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы  авыл халкын, тыл хезмәтчәннәрен һ.б. бәйрәм белән котлады.Мәктәп укучылары монтаж куйдылар, Урамда авыл халкына кыр боткасы ашаттык, чәй эчердек.Ә тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына, сугыш ятимнәренә чәй табыны әзерләнгән иде.Мәдәният йортында классик язучыларыбызның берсе Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" драмасыннан өзекләр күрсәтелде.