Центральная библиотека

"Гали батыр"

Үзәк китапханәдә якташыбызның якты истәлегенә багышлап "Гали батыр оныгы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

16 октябрь көнне Биктимер авылында туып үскән якташыбыз, язучы, Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек булган "Төнге җыр", "Көн яктысы", "Гали батыр", "Гали батыр" китаплары авторы Әсрар Галинең тууына 85 ел тулды.

Кичәдә язучының апасының кызы Зәйнәп апа, хатыны Зөлфия апаның сеңлесе Сәгъдиева Дания апа, Шәйхетдинова Алия Илмир кызы җитәкчелегендә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8 сыйныф укучылары, актив китап укучылар катнашты. Катнашучылар кичә барышында язучының тормыш һәм иҗат юлы белән кабат таныштылар. Язучының "Солдатлар үстергән әниемә", "Кайда соң син?" хикәяләреннән өзекләр укылды. Ташбилге авылы китапханәчесе Абдуллина Розалия Әсрар Гали рухына якташ шагыйребез Ш. Маннаповның "Шахтер егет күмер кисә" исемле шигырен сөйләде. Үзләренең язучы турындагы истәлекләре белән язучының апасының кызы Зәйнәп апа, Сәгъдиева Дания апа, Шәйхетдинова Радия, Гөбәйдуллина Асия апалар уртаклаштылар. Зәйнәп апа Әсрар Галинең бертуган абыйсы Корбан Галинең "Син булмагач..." дигән шигырен укыды. Кичә Нургалиева Гөлфирә башкаруында "Шахтер көе", "Әнкәйләр", "Гомерләр ике килми ул" җырлары белән үрелеп барды.