"Ил сагында батыр егетлэр"

Карамалы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе  "Ил сагында батыр егетлэр"  дип исемләнгән дулкынландыргыч очрашу кичәсе  уздырды. Кичәдә СВО дан үзенең хәрби бурычын намус белән үтәүче мобилизацияләнгән авылдашыбыз, Нуртдинов Хәлим Хәлил улы да бар иде. Хәл-әхвәлләр белешкәннән соң авылдашларыбыз бер-бер артлы сүз алып хәтирәләр яңартты,изге теләкләрен җиткерделәр.Җирле үзидарә башлыгы Акберов Фәргать Әсхәт улы да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Бездә үз чиратыбызда Хәлимгә һәм хәрби бурычларын үтәүче барлык солдатларга, аларның гаиләләренә тирән рәхмәтләребезне, изге теләкләребезне җиткердек.Аларның кабаттан өйләренә якыннары янына әйләнеп кайтуларын көтәбез!