Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

Тукай

Югары Әлморза китапханәчесе " Алсу" балалар бакчасында сөекле шагыйребезнең әкиятләренә сәяхәт кылды, тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Балаларны әкиятләр иленә Шүрәле озата барды. Кичә барышында шагыйрнең сүзләренә язылган шигырьләре яңгырады, әкиятләре укылды, "Бала белән күбәләк" шигырен сәхнәләштереп укыдылар. Шунысы куанычлы, бакчада тәрбияләнүчеләр Тукайның әкияти геройларын, әсәрләрен күп беләләр.