Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

"Тукай иленә сәяхәт "

Г.Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан , Югары Әлморза авыл китапханәсендә "Тукай иленә сәяхәт " дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне шагыйрьнең кыскача тормыш юлы белән таныштырудан башлады китапханәче. Китап укучылар шагыйрьнең матур шигырьләре белән дә таныштылар. Бу кичәгә "Тукай кайта безгә һәр язда"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, презентация материаллары, шигырьләре тупланган иде.