Әдәби сәгать "Туган телем - татар теле,Халкым теле -хаклык теле"

Башлангыч сыйныф укучылары белән "Туган телем - татар теле,Халкым теле -хаклык теле" дип аталган темага әдәби сәгать үткәрдек. Презентация ярдәмендә 21 февраль Халыкара туган тел көненең тарихы белән таныштык. "Күңелле татар теле" дигән викторина, "Мәкальне дәвам ит" һәм башка төрле биремнәрне башкардык. Яраткан язучыларыбызның туган телебезне олылап язган шигырьләрен укыдык.