Сузеңне фәрештә хупласа" исеме астында

Чуаш - Кичүе  китапханәсе
Әхмәт авылы китапханәсе белән берлектә" Сузеңне фәрештә хупласа"  исеме астында искә алу кичәсе үткәрелде.
Узган чарада Бикә Рәхимованың яшьлек дусты Румия Рифкәт кызы Сөнгатуллина һәм энесенең улы Әмир Габбас улы Зәйдуллин катнашты.
Алар тормыш һәм иҗат юллары турында сөйләделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Әдәби кичәдә авторнын  шигырьләре янгырады.
Язучы талантынан тыш, кунаклар искиткеч сөйләм сәләтенә дә ия булып чыктылар, бер сәгать дәвамында килгән кунакларыбыз ,аларны зур кызыксыну белән тыңладылар.
Бу матур әдәби кичә кунакларыбызның хәтерендә озак сакланыр һәм әдәбиятны ярату, әле кулларына алмаган китапларны уку өчен аларга яхшы этәргеч булыр дигән өметтә калабыз.
#Алькеевскаяцбс
#Чувбродскаясельскаябиблиотека
#Ахметьевскаясельскаябиблиотека