"Хәтер - китапларда, йөрәкләрдә - мәңгелек"

22 июнь-Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы вакытында безнең киләчәгебез өчен гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды,ул меңләгән гомерләрне алып китте, безнең йөрәкләрдә һәм күңелдә мәңгелек эз калдырды.

Ташбилге авыл китапханәсендә "Хәтер - китапларда, йөрәкләрдә - мәңгелек" дип исемләнгән тарихи сәгать булып узды. Шулай ук балалар сугыш турында шигырьләр укыдылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар, "Хәтер шәме" акциясендә катнаштылар.