СВО

Ташбилге авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан Ситдиков Айнур гаиләсе белән түгәрәк өстәл янында очрашу оештырылды. Айнур алгы сызыкта аларның көнкүреше ничек оештырылуы турында сөйләде, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу ахырында һәммәсе дә авылдашыбызга ныклы сәламәтлек, көч һәм сабырлык, һәм, әлбәттә җиңү белән тизрәк өйгә кайтуын теләделәр. Очрашу күмәкләп истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды.
Авылдашыбызның шундый батыр йөрәкле булуы белән горурланабыз!
Мондый очрашулар үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә үз иле өчен горурлык хисе, аларны патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм итә.
1-19 февраль көннәрендә, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылган "Солдат альбомы-2024" бәйгесендә авылдашыбыз Ситдиков Айнур турында язма бастырылган иде, китапханәче әлеге бәйгедә катнашып сертификатка ия булды.