Бөтендөнья шигърият көне

21 март - Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә . Шул уңайдан китапханәдә авылдан чыккан  шигырь язучыларның иҗатын чагылдырган "Төгәлбәем - йөрәк маем " исемле күргәзмә төзелде.

Күргәзмәнең беренче бүлеге " Төгәлбәй кызлары" диеп аталды. Бү бүлектә Мәрьям апа  Ситдикова һәм Рафидә Низамова - Гатинаның тормыш юллары,  шигырьләре урын алды .
Мәрьям апаның бала һәм  үсмер чаклары Төгәлбәйдә үткән. Хәзерге вакытта Яшел Үзән  шәһәрендә яши һәм  81 яшенә карамастан шигырьләр яза . Китапханәдә "Сикәлтәле гомер юлларым " исемле китабы бар.
Рафидә апа Төгәлбәйдә үсеп,  укып,  хәзерге вакытта  Алексеевск бистәсендә мәдәният өлкәсендә эшли. Шигырьләр яза,  аның шигырьләре "Без туганбыз Әлкидә " исемле шигырь җыентыгына кергән. Төгәлбәй авылы гимны булган җырның сүзләрен дә  Рафидә апа язды.

Күргәзмәнең икенче бүлеге "Гәрчә монда тумасам да ...." диеп аталды.Бу бүлек  авылыбыз килене,  Башкорстан кызы,  Әнгам Атнабаев  исемендәге премия лауреаты  Галия Гайнетдиновага багышлана.
Төгәлбәйдә тумасада,  авылыбыз турында матур шигырьләр язган ул. Безнең китапханәдә аның ике шигырь җыентыклары  бар.