Кичә "Дөньяның асыл чәчәге"

1938 елның 17 мартында бөек балет артисты Рудольф Нуриев дөньяга килә . Аның тууына быел  85 ел булыр иде .
Бөтен дөньяга исеме таралган , "канатлы татар " исемен йөрткән  Рудольф Нуриевның  әнисе - Фәридә ханым  Әлки районы  Татар Төгәлбае авылыннан икәне мәгълүм.
Шул уңайдан 9 март көнне  китапханәдә " Дөньяның асыл чәчәге " исемле  бөек якташыбызны искә алу  кичәсе узды .
Чарада Нуриевның тормыш юлы турында сөйләнелде,  аның әнисе Фәридә ханым  турыда Галимзянова Гөлзәминә апа сөйләде. Фәридә ханым  авылдан киткәндә күршеләренә корьән китабы хәм намазлык кертеп калдырган булган.
Рудольф Нуриев беркайчан да  үзенең татардан чыкканын онытман." Мин үземнең татарлыгымны җаным - тәнем белән тоям " ди ул.
  Кызыклы һәм  аяныч тормыш юлы  турында Рабит Батулланың  " Бию җене кагылган  егет " исемле китаптан укый аласыз.