"Халыкара туган тел"

21 февраль Татар Борнай авылы "Кояшкай "балалар бакчасында "Халыкара туган тел" бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту. Күпмилләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә талерантлык хисе тәрбияләү.