“Наркотик – ак үлем”

Иске Әнҗерә авылы китапханәсендә 19 июнь көнне балалар һәм яшьүсмерләр өчен наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркотик – ак үлем” исеме астында әңгәмә үтте. Әлеге чарада “Мин тормышны сайлыйм!“ исемле стенд, "Наркотикларга -юк дип әйт!"дигән күргәзмәләр белән таныштык. Әңгәмәнең максаты: наркотикның кеше организмы өчен зарарлы булуын исбатлау,наркотикларны татып карарга тәкъдим итсәләр дә, бердәнбер юл, ул алардан баш тарту,тормышта үз юлыңны табу.
Соңыннан йомгаклап: бу төзәтеп булмаслык, котычкыч һәм газаплы замана чиренә каршы, бары тик сәламәт яшәү рәвешен саклап, барыбыз бергә көрәшкәндә генә җиңәргә мөмкин дигән нәтиҗә ясадык.