“Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны, Сез бирәсез - гүзәл әниләр!”

Әниләр көне уңаеннан, Иске Әнҗерә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә әнкәйләргә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Без бу бәйрәм кичәбездә әниләргә булган хөрмәтебезне, рәхмәтебезне чын йөрәктән: матур теләкләр, шигырь юллары һәм җыр- биюләр аша җиткердек. Бәйрәм чарасы уңаеннан әнкәйләргә багышланган “Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны, Сез бирәсез - гүзәл әниләр!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә куелды.