“Шәвәлидә кунакта “

      Татар балалар әдәбиятын Шәүкәт Галиев  исеменнән башка күз алдына  китерүе дә кыен. Аның кайсы гына  шигырен алсак та,зәвык белән ,балаларның һәрбер күңел кичерешен тоеп язылган булуы белән сокландыра . Шигырьләренең  комик  герое – Шәвәли. Ул- хыялый, эзләнүчән, шаян, тапкыр, юмарт һәм бераз гына хәйләкәр дә.

    22 ноябрь көнне  Иске Әнҗерә авыл китапханәчесе тарафыннан Татарстанның халык, балаларның яраткан шагыйре- Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан,   “Шәвәлидә кунакта “ дип исемләнгән шигырь бәйрәме үтте. Ә Шәвәлинең дуслары ниләр белән шатландырды икән соң? Әлбәттә инде җырлар, шигырьләр белән. Иң әүвәл китапханәче башлангыч сыйныф укучыларын шагыйрьнең  иҗаты белән таныштырды, “Шәвәли шуклыгы”, ”Шәвәли китабы” кебек китапларга күзәтү ясалды. Чара барышында укучылар  Шәвәли турындагы шаян  шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар исә   шагыйрь абыйларының “Бииләр итек ,читекләр “ шигыренә язылган Мөхтар Минһаҗев көенә  җырлап -биеделәр, ”Светофорның өч төсе”шигырен тыңлап юл кагыйдәләре турында белделәр, урамда игътибарлы, сак  булырга кирәклеге турында төшенделәр. Авторның  гади, аңлаешлы, тәрбияви шигырьләре  һәр баланың  күңелендә  соклану хисе уятты.