Өчпочмаклы хатлар ни сөйли ?

       Хатлар...Өчпочмаклы солдат хатлары...Аларда сугышның тетрәндергеч авазы...

Кош теледәй солдат хатлары!Күпме кеше тилмереп көткән аларны...

Кыска гына ял вакытында солдат окопта һәм блиндажда ,кәгазен калай төбенә яки тез башына куеп,хат яза.Дошманга булган ачы нәфрәте дә,Туган илгә булган көчле мәхәббәте дә,сугыш авырлыгы,яраларының сызлавы,иптәшләренең  һәлак булу кайгысы  - барысы да шул хатка сыеп беткән.

      11 май көнне Иске Әнҗерә авыл китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балаларына “ Өчпочмаклы хатлар ни сөйли ?“ дигән хәтер сәгате үтте.Балаларга китапханәче тарафыннан  Бөек  Ватан сугышы чорындагы хәрби- кыр почтасы турында аңлатма бирелде.Татарстан Республикасының халык рәссамы,Россиянең атказанган сәнгать  әһеле - Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш елларында “дигән ,сугышның  балаларга китергән газапларын сурәтләгән картинасы белән таныштык.Шагыйрь  -  Фатих Кәримнең  гаиләсенә фронттан язган хатларын  һәм кызлары - Ада һәм Ләйләнең әтиләренә язган җавап хатларын укыдык, соңыннан укыган ,караганнар буенча фикер алыштык.Балалар  белән кәгазьдән өчпочмаклы хатлар ясап карадык. Өйгә эш итеп бирем : “Үткәннән киләчәккә хат” дигән ,сугышта һәлак булган бабаларына хат язарга кушылды.