Солдат кайту

Авылга солдат кайту ул авылдашлар өчен генә түгел, күрше-тирә, таныш–белеш өчен дә олы куаныч. Солдат аналары өчен сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык шатлыклы мизгелләр.
Туган ил алдында куелган изге бурычын утәп, туып үскән җиренә, әти - әнисен, туганнарын, дусларын сагынып, намусына тап төшермичә, Гатауллин Альмир Мөнир улы туган йортына әйләнеп кайтты.
Альмирның әтисе - Мөнир абый , әнисе - Әлфия Иске Чаллы авылында гомер итәләр. Шушындый инсафлы ,сүзендә нык тора торган армиягә яраклы егет үстергәннәр. Афәрин! Альмир да, абыйсы Линар да гел безнең күз алдында, безнең авылда үскән акыллы, тәртипле егетләр.
Әйе, Ватанны, туган нигезне, туган җирне, әти-әни, дуслар, туганнарны саклау, яклау - һәр ир-егетнең изге бурычы.
Барлык солдат егетләргә дә исән-сау хезмәт итеп, изге бурычларын үтәп сау-сәламәт кайтуларын теләп калабыз.
#ИскеЧаллыавылыкитапханәсе
#Гаиләелы-2024
#Солдатегет