Котлау


Иске Чаллы авыл китапханәчесе авыл җирлеге башлыгы һәм Әлки районы башлыгы урынбасары Билалов Рәшит Абрарович белән берлектә тыл ветераннарында булып кайттылар. Аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр. Ветераннарга котлау открыткалары һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Авыр чорның ачы газапларын татыган өлкәннәребез мондый кадер-хөрмәткә чиксез куанды, күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештерделәр. Ибрагимова Исламия апа үзенең гаилә альбомы фотосүрәтләре белән уртаклашты. Яшь вакытларның авырлыгын гына түгел күңелле вакытларыда булганын сөйләп узды тыл хезмәткәре.