«Сине саклап калган каһарманнарга мәңгелек дан»

Бөек Ватан сугышында Ленинград каласын фашист блокадасыннан азат итүгә 80 ел тулу уңаеннан, 27 нче гыйнвар Иске Чаллы авыл китапханәсендә яшьләр өчен «Сине саклап калган каһарманнарга мәңгелек дан» дип исемләнгән батырлык сәгате уздырды.
Яшьләр сугышның дәһшәтле вакыйгалары – Ленинград блокадасы һәм аны өзү, нәни ленинградлыларның ачлык-ялангачлык белән көрәшүләре, сугышның беренче көннәреннән үк олыларга булышырга тырышулары, сугышка киткән әти-әниләре урынына станок артына басулары һәм башкалар турында белде. Чара блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алып тәмамланды.