Сәләмәтлек сәгате "Ура,каникуллар"

Күңелле язгы каникул вакыты ,мәктәп укучылары ял итәләр.Китапханәдә балалар өчен "Ура,каникуллар" исемле сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Китапханәченең максаты, каникул көннәрендә балаларның ялын оештыру .Иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрне үстерү, танып белү эшчәнлеген активлаштыру; аралашу күнекмәләрен формалаштыру; Юмор хисе тәрбияләү, җиңүгә омтылу; коллективта уңай эмоциональ атмосфера булдыру. Балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык,тапкырлык һәм зирәклекләрен сынадык. Бергәләшеп күңелле ял иттек.