"2024 елның юбиляр журналлары"

Иске Салман авыл китапханәчесе "Ялкын" һәм "Сабантуй" журналларының 100 еллык юбилее уңаеннан төрле яшьтәге балалар белән "2024 елның юбиляр журналлары" дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Балалар саф һавада журналларның килеп чыгу тарихы, андагы кызыклы һәм файдалы, матур бизәлешле һәм бай эчтәлекле, шаян һәм мәгънәле язмалары белән таныштылар.