"Пушкинны укыгыз"

6 июнь көнне Иске Салман авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән А. С. Пушкин иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрде. Китап укучылар "Пушкинны укыгыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсендә бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, тәгъдим ителгән басмаларга күзәтү үткәрелде. А. С. Пушкин әкиятләре буенча әдәби викторина уздырылды.