"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

Иске Салман авыл китапханәсендә "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип исемләнгән кирәкле киңәш сәгате уздырылды.Чараның максаты укучыларның сәламәт тормышка бәйле белемнәрен арттыру, сәламәт яшәү серләре турында сөйләшү. Сәламәтлек - табигать тарафыннан кешегә бирелгән кыйммәтле бүләк. Китапханәче китап укучылар белән сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын үтәүнең мөһимлеге турында әңгәмә алып барды. Әңгәмәнең икенче өлешендә балалар мәйданчыкта футбол уены уйнадылар.
#АлькеевскаяЦБС
#Старосалманскаясельскаябиблиотека