Бөек Җиңү

Җиңү көне барыбыз өчен дә илбасарларга каршы көрәштә халкыбыз күрсәткән намуслык, батырлык һәм ныклык билгесе булып тора. Бу көн безгә миллионлаган гомерләр бәрабәренә яулап алынган булуы белән бөек, изге һәм кадерле. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән, киләчәк буыннарга тыныч көннәр бүләк иткән кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Бөек Җиңү бәйрәме көнне Җиңү шатлыгы һәм хәтер безнең йөрәкләрне берләштерсен. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе телим.
Иске Салман авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булып узды.
#Җиңүкөне
#ИскеСалман