Габдулла Тукай

Габдулла Тукай - татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз.
Туган телебезгә, туган ягыбызга, аның табигатенә мәхәббәт, хөрмәт хисләре безнең күңелләргә балачакта сөйләнгән Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән иңәдер.
Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Иске Салман авыл китапханәсендә социаль хезмәткәрләр белән "Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды, Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сорауларга җавап бирделәр. Китап укучылар китапханәдә төзелгән "Тукай - якты йолдызыбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
#АлькеевскаяЦБС
#Старосалманскаясельскаябиблиотека
#ГабдуллаТукай