"Бүлмә гөлләре"

Бик борынгы заманнардан бирле хәзерге вакытларга кадәр бүлмә гөлләре безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Бернинди йорт җиһазлары да, картиналар да бүлмә гөлләре кебек тирә-юнебезгә ямь бирә алмый. Алар безне шатландыралар, үз-үзебезгә ышанычны арттыралар, ямьле язны, җылы, күңелле җәйне, алтын көзне хәтерләтеп үзләренең искиткеч төсләре белән иркәлиләр.
Иске Салман авыл китапханәчесе "Бүлмә гөлләре" дип исемләнгән очрашуда китап укучылар белән бүлмә гөлләрен үстерү, аларны тәрбияләү, гөлләрнең сәламәтлеккә йогынтысы һәм башка күп төрле үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.
Үстергән гөлләрегез йортыгызга байлык, муллык, бәрәкәт алып килсен, дигән теләктә калабыз!