2024 ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы

2024 ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Безнең тарих кешенең уйлап табу сәләте һәм омтылышы чиксез икәнен күрсәтә. Кешелек искиткеч әйберләр уйлап тапкан, алар арасында самолет, компьютер, телефон һәм дөньяны үзгәрткән башка бик күп әйберләр бар.
Иске Салман авыл китапханәчесе мәктәп укучылары белән Россия фәненең тарихы, күренекле галимнәр, аларның бөек казанышлары турында әңгәмә үткәрде. Танылган галимнәр турында электрон презентация слайдлары тәгъдим ителде. Авыл китапханәсендә «Фән һәм технология елы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.