"Хуш киләсең, Нәүрүз!"

Татарларның йола бәйрәме Нәүрүз – яз бәйрәме ел саен 21 мартта билгеләп үтелә. Нәүрүз сүзе «яңа көн» дип тәрҗемә ителә. Нәүрүз бәйрәменең тарихы өч мең елга якын. Бу борынгы бәйрәм көнчыгышта кышның тәмамлануын һәм табигатьнең уянуын символлаштыра. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Иске Салман авыл китапханәсендә социаль хезмәткәрләр белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф - гадәтләрен искә төшерү максатыннан "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрдек. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып китте. Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмакларга җаваплар әйтелде. "Түбәтәй" уены уйнадык. Килгән кунаклар җырлар җырлап, мәзәкләр сөйләп, матур теләкләр теләделәр. Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булгандыр. Өлкән абый, апалар аралашып, шатланып күңелле ял иттеләр.