"Йолдызларга таба атлаган кеше"

Очучы - космонавт Юрий Гагаринның тууына 90 ел тулу уңаеннан, Иске Салман авыл китапханәсендә "Йолдызларга таба атлаган кеше" дип исемләнгән космик кичә үткәрелде. Китап укучылар "Юрий Гагарин - безнең герой" дигән презентация карап, очучының тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштылар. "Җирнең Йолдызлы улы" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.