"Сталинградны саклаучылар"

2 февраль Иске Салман авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән "Сталинградны саклаучылар"дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында балалар безнең солдатларның батырлыгы, команда составы турында белделәр, шул бөек сугышның тарихи истәлекләре: Мамай курганы, Павлов йорты, «Сталинград сугышы» музей-панорамасы белән таныштылар, Сталинград сугышы хроникасын карадылар.
Китапханәдә «Сталинградтан бөек җиңүгә кадәр» дигән китап күргәзмәсе төзеп куелды, анда документаль һәм әдәби китаплары тәкъдим ителде.
Хәмидуллин Л. Х. ның “Җиңү җиңел бирелмәде” исемле китабы буенча укучыларга якташларыбыз һәм милләттәшләребезнең Сталинградны дошманга бирмәскә батырларча сугышулары турында сөйләнде, аерым бүлекләр кычкырып укылды.