2024 нче ел - “Гаилә елы”

2024 нче ел - “Гаилә елы” диеп игълан ителде. Ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз. Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул. 60 елдан артык бергэ яшәу - узе зур бәхет бит ул.
Даутов Мансур абый һәм Рәфидэ апа шундый парларыбызның берсе. Алар Иске Салман авылында гомер итәләр. Без буген алар белән очрашып, озак еллар тату гаилә булып яшәунең серләрен белеп, аларны котлап кайттык.
Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез алдагы көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерергә Ходай насыйп итсен сезгә.
#гаилэелы
#Старосалмановскаябибл