"Фатих Кәрим - герой шагыйрь"

Иске Салман авыл китапханәчесе мәктәп укучылары белән Фатих Кәримнең 115 еллыгы уңаеннан, "Фатих Кәрим - герой шагыйрь" дип исемләнгән патриотик сәгать уздырды. Китапханәче китап укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, батырлыгы турында сөйләде. Укучылар язучының сугыш вакытында язылган шигырьләре белән таныштылар. Чара ахырында "Көрәшче, солдат, шагыйрь" дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.