"Кыш бабайда кунакта"

Кышкы каникул көннәрендә балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан, 5 нче январь Иске Салман авылы китапханәчесе авыл мәдәният хезмәткәре белән берлектә, балалар өчен "Кыш бабайда кунакта" исемле бәйрәм чарасы уздырдылар. Бәйрәм күңелле уеннар, җыр - биюләр белән үрелеп барды.