"Йөрәк җылым сиңа, әнием..."
Әни – һәркемнең тормышындагы иң мөһим кеше. Әни йөрәге - иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми - сүрелми. Бәйрәм уңаеннан, Иске Салман авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәре белән "Йөрәк җылым сиңа, әнием..." дип исемләнгән кичә уздырды. Бәйрәм чарасында кадерле әниләребез төрле уеннарда катнаштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.