Халыкара толерантлык көне

Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә.
Иске Салман авыл китапханәчесе мәктәп укучылары өчен "Безнең бердәм планетабыз, бердәм гаиләбез бар» дип исемләнгән информация сәгате үткәрде. Катнашучылар «толерантлык», «интолерантлык» төшенчәләренең асылын белделәр, толерант кешеләрнең сыйфатлары турында фикер алыштылар. Балалар мәкальләр һәм әйтемнәр сорауларына җавап бирделәр. Чарада бер-берсенә игелек, хөрмәт һәм йолалар турында сөйләштеләр.