Сәламәтлекне сатып алып булмый

Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, иң зур бәхет - саулык. Ләкин аны ничек сакларга?
Авыл китапханәсендә социаль хезмәткәр һәм авыл фельдшеры белән берлектә "Сәламәт булу өчен 100 киңәш" дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек. Китап укучылар белән сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, дару үсемлеклекләрен белеп куллану, ислам дине йолаларын үтәүнең сәламәтлеккә ясаган уңай тәэсире турында сөйләштек, күргәзмәдәге китапларга күзәту ясадык.
Сәламәтлекне сатып алып булмый. Ул - матурлык нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Чарада 11 китап укучы катнашты.