Ватанны саклаучылар көне

Барлык ир-егетләрне дә Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Ил-көннәребез тынычланып, мәхсус операциядә катнашучы батырларыбыз тиз араларда сау- сәламәт килеш, хәерле гомерләре белән якыннары янына кайтуларын көтеп калабыз. Күкләребез аяз, илләребез имин, күңелләребезгә тынычлыклар килсен иде!
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр, Һәйкәл- стеллага венок куелды.