Старокамкинская сельская библиотека - филиал № 19

«Нинди һөнәр яхшырак»

Иске Камка авыл китапханәсендә «Нинди һөнәр яхшырак» дигән темага әңгәмә узды. Чараның максаты укучыларны һөнәр төрләре белән таныштыру, хезмәткә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү.
Һөнәр белән бәйле мәкаләләргә, китапларга күзәтү ясалды. Китапханәче укучыларны бераз ял иттереп, “Һөнәрләр сүзлеге” уенын оештырды.
Әңгәмәгә йомгак ясап, укучылар сайлаган һөнәрең сиңа уңыш һәм канәгатьләнү китергәндә генә, тормышың чын мәгънәсендә файдалы уза, дигән фикергә килделәр. Әңгәмә бик күңелле узды.