Старокамкинская сельская библиотека - филиал № 19

“Мәрхәмәтле йөрәкләр көне”

3 декабрь көнне Иске Камка авылы китапханәчесе, башлангыч класс укучылары белән берлектә “Мәрхәмәтле йөрәкләр көне” дигән темага рәсем конкурсы үткәрде. Китапханәче укучыларга мәрхәмәтлелек турында сөйләде, үзләреннән олыларга ,кечеләргә,авыруларга һәрвакыт мәрхәмәтле булырга ,ярдәм итәргә икәнен аңлатты. Конкурста катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.