Старокамкинская сельская библиотека - филиал № 19

“Кадерледер җирдә һәрбер йөрәк, тик әнкәйләр барыбер кадерлерәк!”

25 ноябрь көнне Иске Камка мәдәният йортында, китапханә белән берлектә “Кадерледер җирдә һәрбер йөрәк, тик әнкәйләр барыбер кадерлерәк!” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә әниләр турында иң җылы, назлы сүзләр яңгырады. Чәй табыны артында бәйрәмгә җыелган хатын-кызлар үзләренең тормышларындагы кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар.