Новочелнинская сельская библиотека - филиал № 16

“Тәмәке тартуның зыяны... “

Яңа Чаллы авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Тәмәке тартуның зыяны... “дигән темага карата киңәш- сәгате үткәрелде. 31 нче май - “Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн” дип билгеләп үтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 нче елда игълан ителгән. Киңәш- сәгате барышында балалар тәмәке тарту проблемасы, аның турыдан-туры тәмәке тартучы организмына гына түгел, ә әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә зур йогынтысы турында фикер алыштылар. Китап укучыларга тәмәкенең нинди авырулар китереп чыгаруы һәм анда күпме төрле агу булуы турында мәгълүмат сөйләнде . Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен спорт һәм физик культураның әһәмияте турында фикер алыштылар. Барлык балалар да сәламәтлегебез күбесенчә дөрес яшәү рәвешенә бәйле булуы белән килештеләр, ә спорт белән шөгыльләнү – сәламәтлек.