Новочелнинская сельская библиотека - филиал № 16

“ Әкиятләргә сәяхәт “

Яңа Чаллы авыл китапханәсе янында А.С.Пушкинның иҗатына багышлап “ Әкиятләргә сәяхәт “ дип аталган уен – викторина үткәрелде. Китап укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен күрсәттеләр.”Бергәләп Пушкинны укыйбыз” дигән китап күргәзмәсе ясалды. А.С. Пушкинның Казандагы истәлекле урыннары белән танышу оештырылды. Кичәнең соңгы өлешендә “Пушкин вә мин”, “Кышкы кич”, “Бәхилләшү” шигырьләрен уку оештырылды.